13 август 2016 яңалыклары
-
Бүген район “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасын каршылады
Бүген район "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!"республика эстафетасын каршылады. "Бердәм Россия"партиясе логотибы төшерелгән автобуста һәм эстафетаның лозунгы астында район халкы белән очрашуга муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка партия исемлеге буенча кандидат Равил Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы, район Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре килде. - Республикабыз һәрьяклы үсеше,...
-
Сарманда Физкультурчылар көне билгеләп үтелде
Бүген Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан район үзәгендә велосипедларда йөрү оештырылды. Ун яшькә кадәр булган балалар - Үзәк ял паркында, өлкәнрәкләр Сарманның Ленин, Куйбышев урамнарын эченә алган маршрут буенча хәрәкәт иттеләр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әлеге чарада катнашучыларның иң яшенә -2, иң өлкәненә 63 яшь иде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананаслы-кокослы коктейль
Сезгә ананаслы-кокослы коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кокос сөте - 50-70 миллилитр; - банан - 1 данә; - консервланган ананас - 200 грамм (1 банка); - шикәр - 2 чәй калагы; - эчә торган су - 1/2 стакан. Бананны чистартабыз һәм кисәкләп турыйбыз. Консервланган ананас өстибез һәм блендер...
-
Сарман сулагайлары кәефләренә карап эш итәләр
Статистика буенча, Җир шарында 10 процентка якын халык - сулагай. Элегрәк сулагайларга шикләнеп караганнар, аларны уң кул белән эш итәргә мәҗбүр итә торган булганнар. Хәзер андый ук "кыргыйлыклар" очрамый. Киресенчә, аларның үз бәйрәмнәре дә бар. Халыкара сулагайлар көне, Британиянең сулагайлар клубы инициативасы буенча, 1992 елның 13 августында билгеләп үтелә. Характер...