13 февраль 2017 яңалыклары
-
Сөлек балалары Әфганчылар белән очраштылар
Сөлек мәдәният йортында Әфганчылар көненә "Төзәлмәслек яра булып калды" дип исемләнгән очрашу уздырылды. Әфганчылар Тәлгать Газизов, Әнәс Шакиров балаларга үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр, алар өчен төзелгән альбом белән таныштылар. Балалар алар хөрмәтенә концерт номерлары күрсәттеләр, кулдан ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Очрашудан һәркем канәгать калды.
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Терлекчелектә нәтиҗәле хезмәт куючыларны бүләкләү традициясе быел да уңышлы гына башланып китте. Бүген январь аена йомгак ясалды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына...
-
Районда куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләр очрый
Узган атнада район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан үткәрелгән профилактик рейдлар барышында барлыгы 27 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче һәм 12 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында 6 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 4 - иминиятләү...
-
"Сарман" киночелтәре Өчөйле Саклауда дискотека оештырды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Гашыйклар көне якынлашу уңаеннан "Сарман" киночелтәре дискотека оештырды. Яшьләр өчен төрле уеннар уйнатылды, күңелле бәйрәм ялы булды.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Дүсемнән Рөстәм Гарифуллин
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Дүсем авылыннан Рөстәм Гарифуллин. - Мин 1992-1994 елларда Кызыл байраклы төньяк флотының 37 нче диңгез десант көчләре дивизиясенең 121 нче бригадасында хезмәт иттем. Күз алдына китерәсезме: гади авыл баласы, көймә дә күрмәгән килеш, зур корабка менеп, диңгезгә чыга! Ул чактагы куркулар, дулкынланулар... Кайда гына...
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Куҗактан Фәнис Шәйдуллин
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Куҗак авылыннан Фәнис Шәйдуллин. Ул 1985-1987 елларда Германиянең Плауэн шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт иткән.
-
Сарманлыларны "Энергосбыт" оешмасының түләү квитанцияләре белән почта бүлекчәләрендә көтәләр
Хөрмәтле дуслар! "Энергосбыт" оешмасының түләү квитанцияләре хат ташучылар аша таратылмаячак. Квитанцияләр килү белән, аларны алып, почта бүлекчәсенә баруыгыз сорала.
-
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында тавыш бирү башлана
Дуслар! "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы тәмамланды. Әйткәнебезчә, без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә "Мин сиңа гашыйк булдым" дигән альбомга куйдык. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек бирелә. Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамый, көнендә куелганнары гына...
-
Әлмәт мәктәбендә парламент дәресе үтте
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте. Әлеге чарада беренчедән алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Туган илебез символлары" дигән темага әңгәмә үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары белән депутатлар очрашуы оештырылды.Кунакка авыл җирлеге башлыгы, депутат Данияр Газизов, "Җәлилнефть" идарәсенең баш геологы һәм депутат...
-
"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Саклаубаштан Гөлгенә Талипова
Без "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсына тавыш бирүне бүген башлап җибәрәчәкбез. Тик аның алдыннан безнең чираттагы катнашучыбызны каршы алыгыз - Саклаубаш авылыннан Гөлгенә Талипова. - Матурым белән без ВКонтакте челтәрендә таныштык. Шул көннән бирле без бергә. Бер ел гына безне аерып торды, ул да булса - Айратымның армия сафларында хезмәте...