САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсы. Саклаубаштан Гөлгенә Талипова

Без "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсына тавыш бирүне бүген башлап җибәрәчәкбез. Тик аның алдыннан безнең чираттагы катнашучыбызны каршы алыгыз - Саклаубаш авылыннан Гөлгенә Талипова. - Матурым белән без ВКонтакте челтәрендә таныштык. Шул көннән бирле без бергә. Бер ел гына безне аерып торды, ул да булса - Айратымның армия сафларында хезмәте...

Без "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсына тавыш бирүне бүген башлап җибәрәчәкбез. Тик аның алдыннан безнең чираттагы катнашучыбызны каршы алыгыз - Саклаубаш авылыннан Гөлгенә Талипова.

- Матурым белән без ВКонтакте челтәрендә таныштык. Шул көннән бирле без бергә. Бер ел гына безне аерып торды, ул да булса - Айратымның армия сафларында хезмәте белән үткән ел. Армиядән кайткач, бер ел очрашып йөрдек. 2013 елның ямьле июнь аенда матур итеп туй ясадык. "Хәзер инде без - дөньядагы иң бәхетле әти белән әни", дисәм дә, ялгыш булмас. Безнең ике бәләкәй бөтерчегебез - кызларыбыз бар. Олы кызыбыз Азалинага - 3 яшь, бәләкәчебез Аделинага 10 ай булды. Алар - безнең мәхәббәтнең иң якты маяклары! - дип, язды ул безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев