Әлмәт мәктәбендә парламент дәресе үтте
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте. Әлеге чарада беренчедән алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Туган илебез символлары" дигән темага әңгәмә үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары белән депутатлар очрашуы оештырылды.Кунакка авыл җирлеге башлыгы, депутат Данияр Газизов, "Җәлилнефть" идарәсенең баш геологы һәм депутат...
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте. Әлеге чарада беренчедән алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Туган илебез символлары" дигән темага әңгәмә үткәрелде. 5-9 нчы сыйныф укучылары белән депутатлар очрашуы оештырылды.Кунакка авыл җирлеге башлыгы, депутат Данияр Газизов, "Җәлилнефть" идарәсенең баш геологы һәм депутат Мирсәеф Салихов килде. Алар укучылар алдында чыгыш ясадылар. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар, яшүсмерләр зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Чыгыш-әңгәмәләрдән соң мәктәп укучыларына хокук темасына викторина, "Депутат портреты"н төзе кебек мавыктыргыч биремнәр бирелде. Укучылар барлык викторина сорауларына зур энтузиазм белән җавап биреп, барлык биремнәрне дә ярыша-ярыша үтәде. Очрашу бик файдалы, үтемле булды.
Лилия Галиева, Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев