Районда куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрүчеләр очрый
Узган атнада район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан үткәрелгән профилактик рейдлар барышында барлыгы 27 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче һәм 12 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында 6 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 4 - иминиятләү...
Узган атнада район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан үткәрелгән профилактик рейдлар барышында барлыгы 27 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче һәм 12 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында 6 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 4 - иминиятләү полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче бар иде. Кагыйдә бозучылар арасында 1 җәяүле һәм ЮХИДИ штрафын вакытында түләмәүче дә очрады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев