11 июль 2017 яңалыклары
-
"ТАТМЕДИА" җәмгыятенең эчке контроль һәм аудит хезмәте "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә кунакта булды
Бүген безгә - "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә кунакка "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең эчке контроль һәм аудит хезмәте җитәкчесе Линар Әхмәтов белән хезмәтнең баш белгече Айдар Кыяметдинов килделәр. Алар үзәк эшчәнлеге белән таныштылар, аның хезмәткәрләре белән фикер алыштылар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиңел аш
Сезгә җиңел аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: бәрәңге - 3-4 данә; суган башы - 1 данә; ак май - 25 грамм; тоз, борыч, бераз мөшкәт чикләвеге - тәм буенча; сөт - 2-4 аш калагы; уылган сыр - 100 грамм; тавык шулпасы; яңа яшеллек. Суганны ак майда алтын төскә кергәнче...
-
Шәрләрәмәдә Яшьләр көне узачак
15 июльдә Шәрләрәмә авылында 17.00 сәгатьтә Яшьләр көне үтәчәк. Рәхим итегез!
-
Район халкы шикле әйберләр белән сак эш итә
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Сарманнан 7 яшьлек Азамат район газетасын велосипедта килеп ала
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә, район газетасын алырга дип, кечкенә абунәчебез килде. Сарманнан 7 яшьлек Азамат "Сарман"ны алырга велосипедта җилдерә икән. "Алай тизрәк бит!", - ди Азамат үзе. Әле егетебез моның белән генә чикләнмәде, Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан шигырь дә сөйләп күрсәтте. Мондый афәринне ничек шоколадсыз калдырып була инде?
-
Сарманда "Автоледи" бәйгесе үтәчәк
Район ЮХИДИ бүлекчәсе, Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи-2017» бәйгесе үткәрә. Катнашучылар 2 төрле сынау үтәчәкләр: 1) юл кагыйдәләре белгечләре; 2) транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү. Бәйге 20 июльдә 09.00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны: район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы (Сарман авылы, Профсоюз урамы, 19...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә шоколад көнен билгеләп үттеләр
11 июльдә Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелә. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы да көнне яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Хезмәткәрләр, һөнәрләрен күрсәтеп - җырлап, биеп - бүләккә шоколад алдылар. Шоколадның файдалы сыйфатлары: - психологик халәтне яхшырта; - картаю процессын тоткарлый; - авыруларны кисәтә; - организмда бәхет гормоннары - эндорфиннар эшләнүгә булыша.
-
Иртәгә Ләкедә Питрау бәйрәме үтәчәк
Иртәгә, 12 июльдә, 18.00 сәгатьтә Ләке авылында Питрау бәйрәме үткәреләчәк. Рәхим итегез!