11 апрель 2017 яңалыклары
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, нәсел эше хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова март ае нәтиҗәләре буенча алдынгы терлекчеләрне һәм беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләрен, комплекс начальникларын бүләкләделәр. Бу юлы акчалата бүләкләрнең күбесе «Сарман» агрофирмасына булды...
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм үтте
Язларга тагын да ямь өстәп, туган ягыбызга җылы яклардан кошлар кайта. Бу куанычлы мизгелләрне Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында "Канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм иртәсе итеп уздырдык. Кошлар турында яңгыраган җырлар, шигырьләр, мәкальләр, башкарылган биюләр балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә һәр төркем балалары үзләреннән бүләк әзерләде. Ә әти-әниләр җимлекләр,кош оялары ясады. Музыка...
-
Сарманлылар "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша алалар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Күрше районда йорт басучылар хөкем ителде
Әлмәттә йорт басучыларны хөкем иттеләр. Әлеге җинаятьне оештыручы ир элек бу йортта эшләгән булган. Шуңа да ул бу йортны яхшы белә, ике дустына йортны басып акча эшләргә тәкъдим итә. Йорт хуҗасы чыгып киткәнен көтеп торып, алар ишекне ватып йорт эченә уза. Аннан 62 меңнән артык алтын эшләнмәләрне урлап качалар. Әлеге...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җылы язгы салат
Сезгә җылы язгы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кишер - 2 данә; яшел борчак - 1 банка; хөрмә җимеше - 1 уч; әстерхан чикләвеге - 1 уч; ак суган - 1 данә; үсемлек мае - 2 аш калагы. Кишерне нечкә салам формасында турыйбыз. Суганны шакмаклап турыйбыз. Яшелчәләрне 1 калак...
-
Районда 13 градуска кадәр җылытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, бүген алмашынучан болытлы һава сакланачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез төньяк районнарда яңгыр булуы ихтимал. Татарстанда һава температурасы төнлә -0..+2, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак. Татар-информ
-
Иртәгә район үзәк хастаханәсендә диабетка каршы профилактика көне үтәчәк
Иртәгә, 12 апрельдә, 9.00-10.00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсе поликлиникасы фойесында диабетка каршы профилактика көне үткәрелә. Теләүчеләр түләүсез рәвештә шикәргә кан анализы бирә, табиб консультациясе ала алалар. Шулай ук кан басымы, гәүдә авырлыгы, буй үлчәнә. korrespondent.net сайтыннан фото
-
Иң оста көрәшчеләр Петровка Завод мәктәбендә укыйлар
Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Нөркәй" агрофирмасы призына 2001-2003 елгы балалар арасында район беренчелегенә көрәш ярышлары үтүе турында без хәбәр иткән идек. Анда команда беренчелегендә Петровка Завод мәктәбе командасы җиңеп чыкты.