10 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлыларны кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндиләр
"Статистика кышкы чорда янгыннарның бермә-бер артуы турында сөйли. Шуны исбатларга теләгәндәй, календарь кышның беренче көнендә үк Дими Тарлау авылында янгын чыкты. Сәбәбе - утын мичен дөрес файдаланмау. Миченә ягып, өеннән чыгып киткән Н.ның күршеләре уяу булып, янгынчыларга хәбәр итүләре һәм аларның тиз арада килеп җитүләре утның тирә-якка таралуына юл куймады",...
-
Сарман районында каз өмәләре уза
Безнең халык гомер-гомергә ихата тутырып, кош-корт, мал-туар асраган. Кыр, бакча эшләре төгәлләнеп, ашлыгы, яшелчәсе, бәрәңгесе амбар-келәтләргә, базларга сакларга салынып беткәч, җирләр катырып, кар яткач, авылда өмәләр башланган. Каз-үрдәк өмәләре, кышлау мал сугымы… Аларның һәркайсы үзенчәлекле итеп, туган-тумачаны, күрше-күләнне чакырып үткәрелгән. Борынгыдан килгән матур йола булып, алар бүген дә күп авылларыбызда...
-
Азалакта Әфган сугышы ветераны белән очрашу узды
9 декабрьдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Лиюзә Мөбәрәкшина "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән кичә үткәрде. Исән кайткан "әфганчылар" арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның...
-
Сарманда узган ункөнлектә балалар күбрәк туган
2013 елның 11 аенда районда 380 бала туган. Шуларның 155 е - гаиләдә беренче бала, 135 е - икенче бала, 63 е - өченче бала, 27 се - дүртенче һәм күбрәк бала. Соңгы ункөнлектә районда 16 бала дөньяга аваз салган. Бу калган ункөнлекләр белән чагыштырганда күбрәк.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбенә мемориаль такта ачу тантанасын "ТНВ" каналларыннан күрсәтәчәкләр
Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасын телевизордан карап булачак. 10 декабрьдә "ТНВ-Планета" каналында 20:10 сәгатьтә "Татарлар" программасын карарга онытмагыз. Аңа җитешмәсәгез, кайгырмагыз: 20 минутка соңрак "ТНВ-Татарстан" каналында шундый ук исемдә программа булачак. Шулай ук укыгыз: Иске Минзәләбаш мәктәбенә Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы узды
-
Сарманлылар үз хокукларын беләләрме?
10 декабрь - Кеше хокуклары көне. Шул уңайдан без Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлназ Шәяхмәтовадан котлау алдык. Анда түбәндәге юллар бар: "Һәр дәүләтнең, бөтен кешелекнең киләчәге тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларының үтәлешенә бәйле. 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары декларациясе нәкъ шуны күздә...
-
Сарман район Советында гражданнарны кабул итү көне узачак
12 декабрьдә 12:00-20:00 сәгатьтә Сарман район Советында гражданнар кабул итү көне узачак. Ул Конституция көне уңаеннан каралган. Анда нинди мәсьәләләр хәл ителәчәген Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз. Шулай ук укыгыз: Сарманда кулланучылар хокукларын яклауга кагылган сораулар буенча гражданнар кабул итү узачак
-
Сарманлылар Кыш Бабайга хат яза ала
Кыш Бабайга хатны һәрбер кеше яза ала. Яшерен хыяллары булган кешеләргә, хатта "Письмо Деду Морозу" дип күрсәтеп, почта бүлегенә барырга кирәк. Тылсымлы адрес (русча язарга кирәк): 162390, Вологодская область, г. Великий Устюг, в резиденцию Деда Мороза. Кем белә, бәлки нәкъ менә сезнең хыялларыгыз чынга ашыр?