7 март 2017 яңалыклары
-
Районда алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр
Терлекчелектә нәтиҗәле хезмәт куючыларны бүләкләүнең бүген чираттагысы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Иң...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе үтте
Әнием (Роберт Миңнуллин) Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә. Тыңлап бишек моңнарыңны, Елавым басылган бит. Телем дә минем иң әүвәл "Әннә" дип ачылган бит. Әни. Нинди зур сүз бу! Әни - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да....
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" егетләре хатын-кызларны 8 Март белән котлыйлар
Иртәгә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге бәйрәмне без бүген үзебезнең "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә күңелле генә билгеләп үттек. Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне барыгызны да язның күркәм бәйрәме белән котлыйбыз, позитив кәеф, бар әйбердә дә бары тик яхшы ягын күрүегезне, бәхетле һәм сау-сәламәт булуыгызны телибез!
-
Район автомобиль сөючеләре һаман куркынычсызлык каешларын эләктермиләр
3-5 март көннәрендә үткәрелгән ЮХИДИ рейдлары барышында район территориясендә 25 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, икесе каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, кагыйдә бозучылар иде. Моннан тыш, укылмый торган номерлар белән йөрүче - 11, куркынычсызлык каешларыннан башка йөрүче - 2, җәяүлегә юл бирмәүче...
-
Район "йолдызчыклары" "Созвездие-Йолдызлык"та җиңү яуладылар
4-5 мартта Түбән Кама шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" XVII республика ачык телевизион эстрада фестиваленең зона турлары үтте. Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарман районныннан килгән 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 900дән артык талантлы балалар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә көч сынаштылар. Вокал-соло номинациясендә махсус бүләккә Сарманнан Миләүшә Рамазанова (җитәкчесе - Расиха...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсында Юлтимердән Әминә Миңнәхметова җиңде
Дуслар! "Мин әнигә булышам" конкурсы тәмамланды. Анда Юлтимер авылыннан Әминә Миңнәхметова җиңде. Без тавыш бирүне туктатканда ул 934 "лайк" җыйды. Аның турында язма район газетасында чыгачак һәм үзенә бүләк тә булачак. Барлык катнашучылар "Сарман" кинотеатрында мультфильм караячаклар. Аның көне һәм сәгате турында аерым хәбәр итәрбез.