Район автомобиль сөючеләре һаман куркынычсызлык каешларын эләктермиләр
3-5 март көннәрендә үткәрелгән ЮХИДИ рейдлары барышында район территориясендә 25 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, икесе каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, кагыйдә бозучылар иде. Моннан тыш, укылмый торган номерлар белән йөрүче - 11, куркынычсызлык каешларыннан башка йөрүче - 2, җәяүлегә юл бирмәүче...
3-5 март көннәрендә үткәрелгән ЮХИДИ рейдлары барышында район территориясендә 25 кагыйдә бозучы ачыкланды. Аларның берсе - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, икесе каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, кагыйдә бозучылар иде. Моннан тыш, укылмый торган номерлар белән йөрүче - 11, куркынычсызлык каешларыннан башка йөрүче - 2, җәяүлегә юл бирмәүче - 1, иминиятләү полисыннан башка йөрүче 2 шоферга административ беркетмәләр төзелде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев