Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе үтте
Әнием (Роберт Миңнуллин) Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә. Тыңлап бишек моңнарыңны, Елавым басылган бит. Телем дә минем иң әүвәл "Әннә" дип ачылган бит. Әни. Нинди зур сүз бу! Әни - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да....
Әнием (Роберт Миңнуллин)
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә" дип ачылган бит.
Әни. Нинди зур сүз бу! Әни - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче, җәмгыять эшләрендә актив катнашучы да. Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Дөньядагы барлык кешеләргә дә ул, мөгаен, иң ягымлы сүз булып яңгырый. Әни - җирдә иң якын, иң газиз кеше. Авырлыклар белән очрашканда да, шатлыкларга сөенгәндә дә әнине телгә алабыз.
Балалар бакчасында 8 Март бәйрәме - яз килү символы. Бу - сафлык,ягымлылык һәм матурлык бәйрәме. Бу көнне бер хатын-кыз да игътибарсыз, бүләксез калмый. Бу матур бәйрәмдә кечкенә балалар да катнашалар. Әниләренә, әбиләренә багышлап, чын күңелдән сөйләгән шигырьләре зурларны бик шатландыралар. 6-7 март көнне безнең "Ләйсән" балалар бакчасында да бәйрәм иртәсе узды. Һәр төркем үзенең матур концертларын әзерләделәр: җырлар, биюләр белән үзләренең әниләрен, әбиләрен сөендерделәр. Әниләр, әбиләр турында бик җылы, матур шигырьләр яңгырады. Ә менә без икенче кечкенә ясле төркеме балалары белән әниләргә кечкенә генә бүләк ясадык.
Лилия Хәбибуллина һәм Регина Шәйморатова, Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасы икенче кечкенә ясле төркеме тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев