Район "йолдызчыклары" "Созвездие-Йолдызлык"та җиңү яуладылар
4-5 мартта Түбән Кама шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" XVII республика ачык телевизион эстрада фестиваленең зона турлары үтте. Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарман районныннан килгән 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 900дән артык талантлы балалар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә көч сынаштылар. Вокал-соло номинациясендә махсус бүләккә Сарманнан Миләүшә Рамазанова (җитәкчесе - Расиха...
4-5 мартта Түбән Кама шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" XVII республика ачык телевизион эстрада фестиваленең зона турлары үтте. Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарман районныннан килгән 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 900дән артык талантлы балалар "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә көч сынаштылар.
Вокал-соло номинациясендә махсус бүләккә Сарманнан Миләүшә Рамазанова (җитәкчесе - Расиха Хәмидуллина) һәм Җәлил бистәсеннән Айсылу Хәбибуллина ия булдылар (җитәкчесе - Марина Кузнецова).
Жәлил бистәсеннән "Кәеф" татар вокаль ансамбле шулай ук махсус бүләк алды (җитәкчесе - Ландыш Нуретдинова).
"Вокал-соло" номинациясендә Җәлил бистәсеннән Даниил Алькаев өченче урынга лаек булды (җитәкчесе - Раушания Гыйльфанова)
"Умырзая" бию коллективы (Сарман, җитәкчесе - Альбина Зөлкәрнаева), Рада Латыйпова ("Вокал-соло", Сарман, Расиха Хәмидуллина), Элина Абдуллина ("Вокал-соло", Җәлил, Рәйсә Кашапова), Аделина Рожко ("Вокал-соло", Җәлил, Оксана Шиһапова) икенче урыннарны алдылар.
"Вокал-соло" номациясендә Динә һәм Дилә Кыямовалар (Сарман, Гөлназ Латыйпова), Эльвина Гайфетдинова (Сарман, Резеда Хаҗиева), Әлфиназ Бәдертдинова (Сарман, Расиха Хәмидуллина), "Конферанс" номинациясендә Рамазан Сибгатуллин һәм Илдан Харисов (Сарман, Ильмира Салихова) җиңү яуладылар.
Призлы урынга лаек булган балалар 9-14 апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналга баралар. Аларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев