4 июль 2017 яңалыклары
-
"Сарман" кинотеатрында балалар теләгән мультфильмнарын карыйлар
Җәйге каникул вакытында ял итүче һәм кунакка кайткан балалар "Сарман" кинотеатрында зур матур экранда кызыклы мультфильмнар, кино, 3D-фильмнар карыйлар. Фондта булган кинолар арасыннан үзләре теләгән кино һәм мультфильмнарны сайлап алып, рәхәтләнеп ял итеп карарга бөтен мөмкинлек бар.
-
"Сарман"га арзанрак бәядән язылып калыгыз
1 июльдән "Сарман" газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башланды. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда "Сарман" газетасына гражданнар - 632,10 сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. "Новый Сарман" газетасы гражданнар һәм оешмалар өчен - 367,92 сум. Хөрмәтле сарманлылар! Район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга...
-
Районда коррупциягә каршы көрәш бара
Районда Башкарма комитет җитәкчесе карары белән 499 санлы "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру" (28.11.2014) программасы расланган иде. Районда коррупция белән көрәш чаралары әлеге программа нигезендә тормышка ашырыла. Район башлыгының коррупциягә каршы буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтованың чыгышы - шул хакта. - Программаны тормышка ашыру...
-
Сарманлылар өчен июль аена намаз вакытлары
Сезгә июль аена намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык белән французча сыр ашы
Сезгә тавык белән французча сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 500 грамм; - йомшак сыр - 200 грамм; - бәрәңге - 400 грамм; - суган - 150 грамм; - кишер - 180 грамм; - ак май, тоз, тартылган кара борыч, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре -...
-
Юлтимердән Гөлнур Хәкимуллинаның бакчасы һәркемне таң калдыра
Авылны көненә 5-6 тапкыр әйләнергә туры киләдер Юлтимер авылы фельдшеры Гөлнур Хәкимуллинага. Өстәвенә яңа гына әби дә булды ул, йорт эшләренә вакыты да калмыйдыр, дип уйласам да, бакчасы быел да шау-гөр килеп тора. Бакчага кергәч тә, күл буенда утырган аккошны күрәм. Аны Гөлнур апа үз куллары белән ясаган: "Шешәләрдән ясадым,...
-
Район башлыгы тәрбиягә бала алучы әниләр белән очрашты
Бүген, 4 июль көнне, Сарман сәнгать мәктәбе бинасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәрбиягә бала алучы хатын-кызлар белән очрашты. Мондый чара районда беренче тапкыр үткәрелде һәм ул 8 июльдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Фәрит Мөнәвирович, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды,...
-
Сарманга да давыл килмәгәе
Шушы көннәрдә Питрәч районында давыл хуҗалыкларга нык кына зыян салды. Прогнозлар буенча, безнең районда көчле җилләр көтелми, тик, шулай да, "сакланганны Алла саклар" диләр. intertat.ru сайтыннан фото
-
Сөлек Сабан туе күңелле үтте
Бу елны Сөлек авылы Сабан туе аеруча күңелле узды. Халык уеннарда актив катнашты, һәр кеше үзенең осталыгын күрсәтте. Җырлады, биеде, әтәч куып тоту, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, гер күтәрү уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде.