4 май 2016 яңалыклары
-
Сарман теннисчылары Түбән Камада призлы урыннар алдылар
1-3 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Советлар Союзының спорт остасы Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII Россиякүләм ярышлар үтте. Сарман укучылары да, ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 10 яшьлек уенчылар бәйгесендә Камилә Нәбиуллина - өченче, Дамир Әгълетдинов дүртенче урыннарны алдылар. 2004 елда туган спортчылар ярышында Айрат Гәрәйханов икенче булды....
-
Районда мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары узды
Һәр елны мәгариф хезмәткәрләре арасында традицион рәвештә волейбол ярышлары үткәрелә. 29 апрель көнне бу ярыш мәктәп коллективларының ир-егетләр һәм хатын-кызларның катнаш командалары арасында узды. Командалар ярышларга ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Ярышлар күңелле узды. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы турнирда җиңеп чыкты. Икенче урында - Сарман урта мәктәбе...
-
Яр Чаллы-Сарман юлында балалар катнашында юл һәлакәте булды
2 майда 14.30 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 35 километрында Daewoo Matiz автомобиле йөртүчесе, Яр Чаллыдан Сарман ягына килгәндә, юл кырына төшеп китә. Автотранспорт салонында 2005 һәм 2004 елгы пассажир балалар була. 2005 елгы малай тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. 2004 елгы кыз, медицина ярдәме...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңге коймагы
Сезгә бәрәңге коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - консервланган яшел борчак - 2 аш калагы; - порей-суган - ¼ данә; - тары оны - 3 аш калагы; - бәрәңге шулпасы - 50 миллилитр; - көпшәкләгеч - ¼ чәй калагы; - тоз - тәм...
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үтү Җәлилдә матур традициягә әйләнде
Моннан йөз еллар элек хезмәт кешеләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бәйрәме бүген Җәлил бистәсендә үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән бәйрәм, күркәм традициягә әверелеп, Җәлил бистәсе халкын ел саен сөендерә. Әлеге бәйрәмне "Җәлилнефть" нефть...
-
Сарманда яңгырлар дәвам итәчәк
G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, Сарманда яңгырлар дәвам итәчәк. Әлбәттә, безне 9 Май - Җиңү бәйрәмендә нинди һава торышы булуы кызыксындыра. Нәкъ ул көнне аяз һава була, дип ышандыра безне әлеге сайт. Аңа ышанырга буламы - вакыт күрсәтер.