3 июль 2026 яңалыклары
-
«Сарман-информ» журналистлары МедиаСабантуйда булдылар
Бүген Чирмешән авылында МедиаСабантуй үткәрелде.
-
«Алтын каләм» фестиваленең XXX юбилей сезоны ачылды
Бүген Казанда «Алтын каләм» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең рәсми ачылышы булды. Биш көнлек чара «Регата» кунакханәсендә уза һәм 75 катнашучыны берләштерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанлыларны «Хезмәт кешесе» бәйгесендә актив катнашырга өндиләр
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Хезмәт кешесе» исемендәге Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү башланганлыгын белдерде. Бу проект — илнең төрле тармакларында эшләүче һөнәри хезмәткәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, аларны популярлаштыру, шулай ук остазлык хәрәкәтен яңадан торгызу максатыннан оештырыла.
-
Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу өчен җаваплылыкны аңлатачаклар
Бүген, 3 июльдә, Россия Президентының Татарстандагы приемнарында махсус телефон линиясе эшләячәк. Аның максаты – гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта көтелә торган хокукый нәтиҗәләрне аңлату, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Сарман» белән бергә атлаучылар заманадан артта калмыйлар
Хөрмәтле абунәчеләр! Сезнең кулыгызда – «Сарман» газетасының 2026 елның икенче яртыеллыгы өчен булган беренче саны. Әгәр ул сезнең өегезгә я башка юл белән килеп ирешкән һәм сез аны укый аласыз икән, димәк, без әле дә бергә булачакбыз. Безгә карата булган ышанычыгыз һәм хөрмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
3 июльдә Татарстанда +30 градуска кадәр җылы була, явым-төшем көтелми
Татарстанда 3 июльдә күбесенчә үзгәрмә болытлы һава көтелә. Яңгыр яву ихтималы юк, дип яза «Татар-информ» МА.