3 февраль 2017 яңалыклары
-
Район халкы "Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында активрак булырга тиеш
Без кичә Гашыйклар көне алдыннан "Мин сиңа гашыйк булдым" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Тик әле катнашучыларыбыз юк. Сезне активрак булырга өндибез. Конкурс шартлары
-
Районда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар
7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк. Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук үзең...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңгедән вафли
Сезгә бәрәңгедән вафли рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 150 грамм; - он - 100 грамм; - тоз, ачы тартылган борыч - 1 чеметем; - рафинадланган үсемлек мае - 2 аш калагы; - бәрәңге - 400 грамм. Чи бәрәңгене вак кыргычта кырабыз...
-
Райондашыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газдалов вафат
Газдалов Зиннур Газдал улы 1922 елның 4 октябрендә Мортышбаш авылында туа. Алабугада - культпросвет училищесында, Казанда сәүдә техникумында укый. Сугыш башлангач фронтка китә, юлларны төзәтүдә катнаша.1944 елда ул 52нче укчы дивизиясендә солдат булып хезмәт итә. Витебск, Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 14 кеше "Разведка боем" операциясендә катнаша. Сугыштан Зиннур...
-
Ял көннәрендә районда суытачак һәм буран булачак
Алдагы ял көннәрендә, 4-5 февральдә, Татарстанда нык кына суытачак. Прогнозлар буенча, төнлә һәм иртән һава температурасы -30 градуска кадәр җитәчәк. Салкын булуга карамастан, шактый гына районнарда кар явуы көтелә, 5 февральдә буран да булачак. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Сак булыгыз!
-
Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узачак
10 февральдә Сарман "Стар" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 8.00-9.30 сәгать аралыгында булачак. Ярышлар 10.30 сәгатьтә башланачак. Анда үз чаңгыларың белән килергә кирәк. Ярышларның Положениесе