САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Исерекләргә юлда урын юк

Ел саен безнең юлларда дистәләгән кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Нигездә, кеше гомерен өзүче һәлакәтләрнең күпчелеге транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү аркасында килеп чыга. Статистик мәгълүматлар буенча 2012 елда Россиядә исерек хәлдә машина йөртүчеләр тәгәрмәченнән 2300 кеше һәлак булган, 11853 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шул сәбәпле Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан...

Ел саен безнең юлларда дистәләгән кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Нигездә, кеше гомерен өзүче һәлакәтләрнең күпчелеге транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү аркасында килеп чыга.
Статистик мәгълүматлар буенча 2012 елда Россиядә исерек хәлдә машина йөртүчеләр тәгәрмәченнән 2300 кеше һәлак булган, 11853 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шул сәбәпле Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле рейдлар, тикшерүләр үткәрү ешайды. Шулай ук Сарман районында Эчке эшләр министрлыгы әмере нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белән берлектә, исерек хәлдә руль артына утырган шоферларны ачыклау рейдлары үткәрде. Шундый рейдларның берничәсенә без дә чыктык. Рейд барышында Сарманда - ике, ә Җәлилдә бер исерек килеш машина йөртүче тоткарланды.
Тикшерүләр барышында халыкның мондый чараларга мөнәсәбәтен дә сораштырдык.
Илнур, шофер:
- Бик кирәкле тикшерүләр. Чөнки бөтен бәла исереклектән чыга. Шундый рейдлар булмаса, бөтенләй иркенәерләр иде.
Рамил, шофер:
- Радиодан: "Исерек килеш машина йөртүчеләр саны күбәйде", - диләр. Шуңа тикшерүләр дә ешая инде. Сарманда исерек килеш машина йөртүчеләр алай ук күп түгел. Шулай да соңгы өч айда ике исерекне күреп, шалтыратып хәбәр иттем.
Резидә:
- Беренче чиратта җәмгыятьтә аеклыкны булдыру зарур, кибет киштәләрендә аракы тезелеп торганда, фәкать шоферларны гына айнытырга омтылу - ярымчара.
Рафис Гарифуллин, ЮХИДИ-нең район бүлекчәсе начальнигы:
- Законнар үзгәреп тора, штрафлар арта, башка җәзалар кер-телә, ләкин исерек хәлдә транспорт чарасына утырып эләгүчеләр саны бик үзгәрми. Атнага, уртача, бер исерек тоткарлана. Андыйлар, гадәттә, ял көннәрендә очрый. Халык мондый махсус рейдларны яхшы кабул итә. Чөнки исерек шофер - ул юлда бәла-каза чыганагы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев