САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ҺӘЛАКӘТЛӘРЕ

Зәйдә “УАЗ” һәм “Хендэ” бәрелешеп, биш кеше зыян күргән

Һәлакәт Ульянов урамында 79нчы йортка каршы урында килеп чыккан.

Зәйдә “УАЗ” һәм “Хендэ” бәрелешеп, биш кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Ульянов урамында 79нчы йортка каршы урында чит ил машинасын йөртүче юл бирмичә “УАЗ” белән бәрелешкән. Бәрелешүдән “УАЗ” ян ягына әйләнеп төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән биш кешене Зәй үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аларның берсен дә хастаханәгә салу кирәк булмаган.

Урында Зәй янгын сүндерүчеләре машиналарның аккумуляторларын сүндереп, “УАЗ”ны тәгәрмәчләренә бастырып киткәннәр.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/27/166727/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев