САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ҺӘЛАКӘТЛӘРЕ

Сарманда булган юл һәлакәтеннән соң дүрт кеше хастаханәгә озатылган

Һәлакәт Сарман авылында төн уртасында булган.

 Сарман авылында юл-транспорт һәлакәтеннән дүрт кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Сарман авылында Вахитов урамындагы юл һәлакәте турында төн уртасында хәбәр килгән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары 14нче модель “Лада” һәм “ЗАЗ Шанс” бәрелешүе турында хәбәр итә.

131нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерелгән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергән һәм махсус инструментлар белән зыян күрүчеләрне чыгарганнар.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 4 ир-ат зыян күргән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы белән Әлмәт медсанчастенә озатканнар.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/30/166955/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев