САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ҺӘЛАКӘТЛӘРЕ

Район ЮХИДИ булекчәсе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра

.

Юллардагы фаҗигале аврияләрнең төп сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу. Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

   Шуның белән машина йөртучеләр куркыныч астына үз сәламәтлекләрен генә тугел, ә матур гына юл уңаена хәрәкәт иткән кешеләрне дә куя. Маңгайга маңгай килеп бәрелешү бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

   Каршы як полосага чыккан өчен нинди җәза каралган сон?

Юл хәрәкәте кагыйдәлэрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум куләмендә штраф салырга мөмкиннәр яисэ 4 айдан 6 айга кадәр праванңан колак кагасың. Мондый хокук бозу белән кабат әләккән кешеләргә бу срок бер елга кадәр озынайтыла. Әлеге административ хокук бозу турындагы кодекс нормалары бары тик шул машина йөртүчеләргә генә кагыла, әгәр дә алар бозган кагыйдә аварияләр һәм үлем-китемнәр китереп чыгармаса. Юл-траснпорт хәлакәтендә кешеләр зыян күргән яисә үлгән икән, штраф һәм права алыну белән генә котылып булмаячак. Аны закон нигезендә хөкем итәчәкләр.

   2022 елның 10 гыйнварыннан Россия Федерациясендә регуляр рәвештә кагыйдә бозучылар җинаять җаваплылыгына тартыла башлыйлар. Боларга берничә тапкыр юл хәрәкәтен бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгучылар һәм автотранспорт йөртү тизлеген сәгатенә 60 км дан арттыручылар керәләр. Аларга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм иту, яки 300 меңнән алып 500 менгә кадәр штраф туләү җәзасы каралган.

   Район ЮХИДИ булекчәсе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра. Ашыгып, узышып йөрмик. Юлда бер секунд кеше гомеренең язмышын һәл итәргә мөмкин булуын онытмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев