САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Сарман кияве җырчы Илшат Вәлиевнең мәдәнияткә карата үз фикере бар 

“Атна вакыйгалары” журналистына биргән интервьюсында җырчы милли сәнгатьне үстерүдә дәүләтнең роле, балаларга милли тәрбия бирү турында фикерләрен җиткергән. 

- Бүген милли сәнгать - энтузиастлар кулында. Авылларда яңа мәдәният йортлары төзелә. Аларда балалар өчен кечкенә яшьтән музыкаль түгәрәкләр оештырырга кирәк. Җырларга-биергә, гармунда, курайда, скрипкада уйнарга өйрәнсеннәр. Авылда мәдәни тормыш яшьләр җыелып, чит ил музыкасына биюгә генә кайтып калмасын, - дигән ул. 
Шул ук вакытта Илшат Сарман төбәген мактап телгә алган. 
- Сарман районыннан Алинә Кәримова исемле җырчы кыз үсеп чыкты. Чөнки андагы мәдәният йортында яхшы педагог, энтузиаст эшли, - дигән Илшат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев