САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем икенче бәби көтәме?

Салават гаилә белән төшкән фото янына серле итеп язып куйган.

«Без өчебез өч төрле ел фасылында туганбыз икән. Мин көз көне, Гүзәлем җәй көне, Мәдинәбез кыш көне. Миңа калса, монда яз җитми. Килешәсезме?» — дип язган җырчы.

«Мин инде үзегезнең бәби көткәнегезне белгәнсез дип уйладым. Кечкенә срок булганга мартта туа икән дидем», «Икенче бәбиегезне яз алып кайтырга насыйп булсын», «Язга бер малай алып кайтыгыз инде», «Бүген эшли башлагыз, яз-Аязны», «Тырышыгыз инде, хәзер тырышсагыз яз туачак», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Миңнехановларның язга бәбиләре туса, исем дә эзләп аптырыйсы юк. Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары күпчелек малай исеме тәкъдим иткән: Аяз, Раяз, Ильяз, Нияз, Гаяз, Дияз.

Тугры тамашачылар яшь гаиләгә сокланулары турында да язган.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев