САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хэбэрлэр 1 ноябрь

1 ноябрь. Хәбәрләр: ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин узган атнада Актаныш районының иң сәләтле укучылары белән ТР Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан парламент дәресләре уздырды. Район башкарма комитетының гражданлык актларын теркәү бүлеге барлык төр гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Өченче кварталда язылышучыларның 97 %ы гаризаларны шул рәвешле тапшырган. Узган атнада...

1 ноябрь. Хәбәрләр: ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин узган атнада Актаныш районының иң сәләтле укучылары белән ТР Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан парламент дәресләре уздырды.

Район башкарма комитетының гражданлык актларын теркәү бүлеге барлык төр гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Өченче кварталда язылышучыларның 97 %ы гаризаларны шул рәвешле тапшырган.

Узган атнада барлык мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтте. Район үзәгендәге ике мәчеткә дә халык күпләп җыелды. Иртәнге намаздан соң җыелган халыкны үзәк мәчеттә район хакимияте башлыгы Н.Закиров, район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков, "Тәүфикъ" мәчетендә район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев, имам-хатыйп Мәлик хәзрәт Садыйков тәбрикләделәр. Соңыннан гает намазы укылды. Килгән халык кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Шул ук көнне, төштән соң, корбан итеннән аш әзерләнде.

Корбан бәйрәме Күтәмәле авылында да зурлап билгеләп үтелде. Авыл мулласы Р.Әхмәтбаев Татарстан Диния Назәрәтенең, район мөхтәсибәтенең, район хакимиятенең бәйрәм котлауларын ирештерде. Бу көнне авылда 19 кеше корбан чалды. З.Арсланов улы туу хөрмәтенә корбан чалдырып, бөтен авыл халкын сыйлады, ди авыл ветераннар Советы рәисе Г.Маликова.

Корбан бәйрәме уңаеннан, район ветераннар оешмасы инициативасы белән, Сарман авыл җирлеге каршындагы ветераннар җәмгыяте дә авыр хәлдә ятучы инвалидларга күчтәнәчкә икешәр килограмм исәбеннән сыер ите өләште. Бу игелекле гамәлне кылуда ярдәм иткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началь нигы Ф.Хөснуллинга бик рәхмәтле калдык, ди Сарман авылы ветераннар җәмгыяте рәисе С.Әхмадуллина.

Реклама

Сарман авылында туып-үскән А.Фәррахетдиновның хәрби хезмәт срогын тутырып кайтуына санаулы көннәр генә калып килә. Күптән түгел аның әти-әнисе исеменә ул хезмәт итә торган Мәскәү өлкәсенең 3186 номерлы хәрби часть командиры Ф.Поневтан рәхмәт хаты килеп иреште. "Хөрмәтле Фәррахетдиновлар,-диелә анда.- Сезнең улыгыз үз бурычын намус белән үти, югары хәрби-сугышчан әзерлекле. Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, хокук тәртибен саклауда актив катнаша. Хәрби осталыгын күтәрүдә хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Яхшы тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә."Без Азатның исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтуын, алга таба да шулай якыннарын куандыруын телибез.

Октябрь ахырларында Минзәләдә 14-15 яшьлекләр арасында теннис буенча республика беренчелеге булды. Анда Сарман спорт мәктәбеннән Р.Миргалиев белән Д.Йосыпов авыл районнары арасында республика чемпионнары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X