САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр. 7 ноябрь

7 ноябрь. Хәбәрләр. Казанда КФУ базасында IT лицей ачылды. Анда 128 егет белем ала. Алар - 7-8 класс укучылары. Һәр класста 12 кеше белем ала. Бу - балаларга игътибар күбрәк булсын өчен эшләнә. Укучылар гадәти мәктәп дәресләреннән соң, төрле факуль- тативларда өстәмә белем ала. Химия, физика, биология фәннәреннән практик дәресләргә...

7 ноябрь. Хәбәрләр. Казанда КФУ базасында IT лицей ачылды. Анда 128 егет белем ала. Алар - 7-8 класс укучылары. Һәр класста 12 кеше белем ала. Бу - балаларга игътибар күбрәк булсын өчен эшләнә. Укучылар гадәти мәктәп дәресләреннән соң, төрле факуль- тативларда өстәмә белем ала. Химия, физика, биология фәннәреннән практик дәресләргә йөриләр. Укучыларның 35%-ы - Казаннан, калганнары Татарстанның төрле районнарыннан.

Казанда сукырлар өчен социаль телефон челтәре уйлап тапканнар. "Күк. Ялгыз булма" исемле әлеге проект сөйләшү мөмкинлеге бирә. Аның аша яңа дуслар табарга, аралашырга, танышырга, хәбәрләрне тавыш белән җибәрергә була. Проектның максаты - сукыр кешеләрне ялгызлыктан коткару.

Узган атнада Республика клиник хастаханәсенә АКШның танылган компаниясе энергетик платформа бүләк итте. Ул югары көчәнештәге электр тогы ярдәмендә йомшак тукымаларга һәм кан тамырларына операция ясый. Яңа аппарат тагын да күбрәк авыруларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Г.Вафин.

9 ноябрьдә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Җәләлиев Сарман гражданнарын кабул итә. Ул "Росгосстрах" бинасында үтә.

Бу көннәрдә барлык почта бүлекчәләрендә газета- журналларга 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен подписка бара. "Сарман" газетасына язылу бәясе аерым кешеләр өчен 261 сум 30 тиен булса, оешмаларга-271 сум 32 тиен. Аңа редакциягә килеп тә язылырга була. Бу очракта аның бәясе-126 сум 90 тиен һәм газетаны редакциядән килеп алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев