САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр 29 август

29 август. Хәбәрләр: хәзер росреестр идарәсенә кабул итүгә идарә порталы аша алдан язылырга була. Шул да мәгълүм булсын, күчемсез милеккә хокук һәм аның белән алыш-биреш турындагы дәүләт теркәвен хәзер 20 көн эчендә башкарырга була. 25 август - герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көннәре. Бу уңайдан Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл...

29 август. Хәбәрләр: хәзер росреестр идарәсенә кабул итүгә идарә порталы аша алдан язылырга була. Шул да мәгълүм булсын, күчемсез милеккә хокук һәм аның белән алыш-биреш турындагы дәүләт теркәвен хәзер 20 көн эчендә башкарырга була.

25 август - герой-шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көннәре. Бу уңайдан Мәскәүдә М.Җәлилгә һәйкәл ачылды. Анда Татарастан Премьер-министры И. Халиков катнашты. Җәлил поселогында да батырларны искә алу үтте. Митингта "Җәлилнефть» идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Шәйхетдинов, поселок җирлеге башлыгы И.Вафин чыгышлар ясадылар. Укучылар Җәлил шигырьләрен укыдылар. Ахырда герой һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Республикада мошенниклыкның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. Аларның барысы турында да искәртеп бетереп булмый. Ләкин шуны искәртәсе килә, ди Татарстан буенча РФ салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре, әгәр салымнар белән бәйле очракларга юлыккансыз икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез яки идарәнең кайнар линия телефоннарына шалтыратырга була: 8(843) 235-13-70; 235-13-52.

1 сентябрьдән арадаш субсидияләү бетә, әмма айлык керемнәре кеше башына уртача 10 мең сумнан да ким булган гаиләләргә компенсация түләүләре өч ел дәвамында гамәлдә булачак . Субсидияне бүлеп биргәндә кеше башына тиешле фатир мәйданы да исәпкә алына. Социаль яклау идарәләре халыкны 10 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк. Соңга калдым дип куркасы юк, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, артык түләнгән сумма кире кайтарылачык, ди Татарстан эш, мәшгульлек һәм социаль хезмәт министры А.Шәфигуллин.

30 август - Республика көне. Соңгы елларда республика бар өлкәдә дә зур уңай үзгәрешләр кичерде. Районда да матур башлангычлар шактый. Торак йортлар, социаль объектлар ремонтлана, яңа биналар сафка баса, юллар салына. Сарманда ябык бассейн, К.Каран авылында "Авыл клублары" программасы буенча үзәк төзелә, Өчөйле Саклауда яңа модульле ФАП файдалануга тапшырылды, Азалак авылында да шундый ук пункт ачылу алдында. Бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, ашлык кабул итү пунктларына 100 мең тонна икмәк озатылды. Бәйрәм уңаеннан район үзәгендәге ял паркында зур чара да планлаштырыла. Программада район үзешчәннәре чыгышы, театральләштерелгән тамаша, ахырда дискотека була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев