САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

9 ноябрь. Хәбәрләр

9 ноябрь. Хәбәрләр: Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Сергей Шахрай да катнашты. Ул парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин белән моннан 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Татарстанда быел кулланылышка тапшырылырга тиешле 46 авыл клубының 44ендә төзелеш- монтаж эшләре тәмамланган. 2013 елга да авыл клубларын төзекләндерү программасы...

9 ноябрь. Хәбәрләр: Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Сергей Шахрай да катнашты. Ул парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин белән моннан 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алды.

Татарстанда быел кулланылышка тапшырылырга тиешле 46 авыл клубының 44ендә төзелеш- монтаж эшләре тәмамланган. 2013 елга да авыл клубларын төзекләндерү программасы әзерләнгән.

Ел башыннан Татарстан фермер һәм шәхси хуҗалыкларына 20 меңгә якын кредит бирелгән. Алар бу акчаларны гаилә фермалары төзүгә, терлек сатып алуга тоткан.

Татарстанга гриппка каршы вакцина кайта башлады. 800 мең кешегә ул бушлай ясалырга тиеш. 125 мең кеше аны ясаткан инде. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетыенда булган брифингта сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов әйтте.

Ноябрьнең 6 көнендә Татарстан юлларында 18 кеше һәлак булган, 131 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе - каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлекне арттыру.

14 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә 2013-2015 елларга районның социаль-икътисади үсеш прогнозы, "Юл хәрәкәте иминлеген арттыру" максатчан программасының тормышка ашырылуы, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшнең торышы, җир рессурсларын, муниципаль милекне рациональ файдалану турындагы мәсьәләләр куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев