САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

6 декабрь. Хәбәрләр

6 декабрь. Хәбәрләр: Узган шимбәдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, республика дәүләт башкарма хакимияте бүлекләре хезмәткәрләре арасындагы бу ярышны ачу тантанасында Татарстан Президенты Р.Миннеханов та катнашты. Ярышларның 1-17 ноябрь көннәрендә узган беренче этабында 2 меңгә якын кеше катнашты. Казанга шуларның зона...

6 декабрь. Хәбәрләр: Узган шимбәдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, республика дәүләт башкарма хакимияте бүлекләре хезмәткәрләре арасындагы бу ярышны ачу тантанасында Татарстан Президенты Р.Миннеханов та катнашты. Ярышларның 1-17 ноябрь көннәрендә узган беренче этабында 2 меңгә якын кеше катнашты. Казанга шуларның зона өлешләрендә җиңү яулаган иң көчле 18 район һәм шәһәр командалары килде. Алар арасында безнең Сарман район командасы да бар. Дәүләт хезмәткәрләре спротның сигез төре, аерым алганда, мини-футбол, гер спорты, шахмат, шашка, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика буенча көч сынашты.

Нәтиҗәдә беренче урынны Казан, икенче урынны Түбән Кама, өченче урынны Саба районнары командалары яулады. Безнең район командасы сигезенче урынны алды.

Россия Миграция хезмәте башлыгы К.Ромодановский белдерүеннән күренгәнчә, 1 декабрьдән мигрантларның рус телен белергә тиешлеге турындагы таләп гамәлгә керде. Ул беренче чиратта хезмәт күрсәтү, торак коммуналь хуҗалык һәм ваклап сату өлкәсендә эшләүче мигрантларга кагыла. 2015 елдан исә чит ил кунакларының барысы да рус телен өйрәнергә тиеш булачак.

"Сарман" газетасы 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр газетага 2013 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында призлы ункөнлек игълан итте. Бу көннәрдә газетага язылучылар арасында призлар уйнатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев