САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

4 декабрь {Хәбәрләр

4 декабрь. Хәбәрләр: районда еллык торак төзелеше планы 7000 квадрат метр булып, ул 7042 квадрат метр итеп тормышка ашырылды. Бу 100,6 процент дигән сүз. Киләсе елга 9000 квадрат метр төзү бурычы тора. Аның күпчелеген шәхси торак төзелеше тәшкил итә. Район терлекчелек продуктлары җитештерүдә нәтиҗәле эшли. Бүген һәр сыердан уртача 12.1...

4 декабрь. Хәбәрләр: районда еллык торак төзелеше планы 7000 квадрат метр булып, ул 7042 квадрат метр итеп тормышка ашырылды. Бу 100,6 процент дигән сүз. Киләсе елга 9000 квадрат метр төзү бурычы тора. Аның күпчелеген шәхси торак төзелеше тәшкил итә.

Район терлекчелек продуктлары җитештерүдә нәтиҗәле эшли. Бүген һәр сыердан уртача 12.1 килограмм, барлыгы 60 тонна сөт савыла. Бу узган елның шул чорына караганда 1 тоннага күбрәк. Ел башыннан 5247 бозау алынды. 1439 тонна ит җитештерелде. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3-6 процентка артык.

Сарман сәнгать мәктәбендә "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә ярдәм бүлеге инициативасы белән инвалид балалар өчен бәйрәм тантанасы булды. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар тарафыннан театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова котлавыннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы чыгышлары булды. Балалар үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Аларның һәркайсына күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Шул ук көнне 5 декабрьдә билгеләп үтәләчәк волонтерлар көне дә искә алынды. И.Сәхипова котлау сүзе белән чыкты. Районның иң яхшы волонтеры да билгеләнде. Ул - Сарман волонтерлар үзәге координаторы Г.Гарипова. Волонтерлар бүген Җәлил поселогында яшәүче инвалид балаларга күчтәнәч пакетлар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев