САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

30 ноябрь. Хәбәрләр

30 ноябрь. Хәбәрләр:29 ноябрьдә Җәлил поселогында сәнгать мәктәбенең өр-яңа бинасын ачу тантанасы булды. "Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән төзелгән әлеге бинада барлык уңайлыклар тудырылган, бүлмәләр иркен, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Мәктәпне ачу тантанасында "Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты рәисе Л.Нуртдинов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты...

30 ноябрь. Хәбәрләр:29 ноябрьдә Җәлил поселогында сәнгать мәктәбенең өр-яңа бинасын ачу тантанасы булды. "Татнефть» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән төзелгән әлеге бинада барлык уңайлыклар тудырылган, бүлмәләр иркен, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Мәктәпне ачу тантанасында "Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты рәисе Л.Нуртдинов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Г.Яруллин, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы М.Каюмов, генераль подрядчы Ял Чаллы шәһәренең СМУ-26 идарәсе директоры Һ.Бикмиев катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Л.Нуртдинов мәктәп төзелеше эшендә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә муниципаль район Советының, башкарма комитетның Рәхмәт хатларын, мактау кәгазьләрен, истәлек бүләкләрен тапшырды. Ахырда килгән кунаклар сәнгать мәктәбенең һәр классында булдылар, балалар көче белән әзерләнгән концерт программасын карадылар.

"Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев мәктәпкә генраль директор Шәфәгать Тахаутдиновның шәхси бүләген- рояль тапшырды. Шул ук көнне килгән кунаклар чаңгы спорт базасында да булдылар, андагы эшнең торышы белән таныштылар. Р.Мөхәммәдиев базага 50 пар чаңгы комплекты алу өчен сертификат- "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең бүләген дә тапшырды.

Республика буенча 7 декабрьгә кадәр "Сак бул- ялган акча" дип исемләнгә профилактик операция үтә. Аның максаты- ялган акчаларның кулланылышын кисәтү, аларны әйләнештән алу, ялган акча эшләүчеләрне һәм таратучыларны тоткарлау. Агымдагы елның 9 аенда әйләнештән 1168 данә ялган акча алынган. Алар арасында 50, 100, 500, 1000, 5000 сумлыклар һәм доллар да бар. Иң күбе- 1000, 5000 сумлыклар.

"Сарман" газетасы 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр газетага 2013 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында призлы ункөнлек игълан итә.Бу чорда язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев