САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

29 ноябрь Хәбәрләр

29 ноябрь. Хәбәрләр:чәршәмбе көнне Казанның Камал театрында Ана көненә багышланган "Әниемә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән республика күләмендә зур тантана булды. Анда республиканың 600дән артык хатын-кызы куйган хезмәт билгеләп үтелде. Тантанада республиканың барлак шәһәр һәм авылларыннан күп балалаы аналар катнашты. Бәйрәмдә биш һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән, аларга үрнәк...

29 ноябрь. Хәбәрләр:чәршәмбе көнне Казанның Камал театрында Ана көненә багышланган "Әниемә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән республика күләмендә зур тантана булды. Анда республиканың 600дән артык хатын-кызы куйган хезмәт билгеләп үтелде. Тантанада республиканың барлак шәһәр һәм авылларыннан күп балалаы аналар катнашты. Бәйрәмдә биш һәм аннан да күбрәк бала табып үстергән, аларга үрнәк тәрбия биргән аналарга "Ана даны" медале дә тапшырылды. Әлеге тантанада безнең районнан да 10 әни катнашты. Ләшәү Тамак авылыннан биш бала анасы М.Нуриевага "Ана даны" медале тапшырылды.

Район үзәгендәге туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музеенда Җәлил поселогы ветераннары белән очрашу үтте. Алар музейдагы экспонатлар белән таныштылар, бакыр базы хакында кино карадылар. Алар хөрмәтенә "Асылъяр" фольклор ансамбле матур җыр-биюләрен башкарды. Җәлил ветераннары да җавапсыз калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев