САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

20 ноябрь. Хәбәрләр

20 ноябрь. Хәбәрләр. Декабрь ахырында Казанда агропромышленность паркы ачылачак. Анда сатып алучылар өчен дә, сәүдәгәрләргә дә барлык шартлар да тудырыла. Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәктәпләрдә бердәм мәктәп формасы кертүне хуплады. Аның нинди булачагын төбәкләр үзләре хәл итәчәк. Чаллыда 24-25 ноябрьдә мунчада чабыну буенча Татарстан беренчелеге һәм "Керәшеннәр җыру әйтә"...

20 ноябрь. Хәбәрләр. Декабрь ахырында Казанда агропромышленность паркы ачылачак. Анда сатып алучылар өчен дә, сәүдәгәрләргә дә барлык шартлар да тудырыла.

Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәктәпләрдә бердәм мәктәп формасы кертүне хуплады. Аның нинди булачагын төбәкләр үзләре хәл итәчәк.

Реклама

Чаллыда 24-25 ноябрьдә мунчада чабыну буенча Татарстан беренчелеге һәм "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән Бөтен Россия керәшен фольклор фестиваленең йомгаклау өлеше үтә. Анда Алабуга, Әлмәт районнарыннан, Башкортстан, Чиләбе, Самара, Кросноярск өлкәсеннән килгән фольклор ансамбльләре белән бергә Сарман районының "Игәнә" ансамбле дә катнаша.

Район хәрби комиссариаты яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү юнәлешендә күп төрле чаралар үткәрә. Ел да "Призывник" көне үткәрү матур традициягә әверелде. Җәлил поселогында узган "Аҗаган" хәрби-спорт бәйгесендә дә Сарманлылар көньяк-көншыгыч районнар арасында беренче урынны алды. Яшьләр арасында армиягә үз теләкләре белән барырга теләүчеләр арта.

3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр районда "Балаларга-автокресло!" дип исемләнгән киң массштаблы социаль кампания уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X