САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

13 ноябрь Хәбәрләр

13 ноябрь. Хәбәрләр:Республика буенча 884 йортның 882сендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Киләсе ел программасына 812 йорт кертелгән. Бу хакта якшәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Фәйзуллин әйтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Р.Миннеханов алып барды. Район буенча киләсе ел программасына 6 йорт кертелде. Бөтендөнья сыйфат...

13 ноябрь. Хәбәрләр:Республика буенча 884 йортның 882сендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Киләсе ел программасына 812 йорт кертелгән. Бу хакта якшәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Фәйзуллин әйтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Р.Миннеханов алып барды. Район буенча киләсе ел программасына 6 йорт кертелде.

Бөтендөнья сыйфат айлыгы дәвам итә. Аның максаты- җитештерелә торган продукцияне яңа баскычка күтәрү, эшмәкәрләрнең игътибарын сыйфат проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең уңышлы эшләүләрен стимуллаштыруга булышлык итү.

"Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан махсус акция үткәрде - ерак авылларда яшәүче авыр гаиләдә тәрбияләнүче балаларга күчтәнәчләр илтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев