САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

12 ноябрь. Хәбәрләр

12 ноябрь. Хәбәрләр. Район хакимиятенең утырышлар залында призыв комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Хәрби комиссар Д.Гасанов хәрби хезмәткә чакыру буенча эшнең торышы белән таныштырды. Быел көзге чакырылышта Татарстан буенча 4 мең егет армиягә китәчәк. Комиссариатлар иң беренче чиратта белемле яшьләрне ала. Быелгы көздә район буенча 421 призывник медицина тикшерүе үтәргә тиеш...

12 ноябрь. Хәбәрләр. Район хакимиятенең утырышлар залында призыв комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Хәрби комиссар Д.Гасанов хәрби хезмәткә чакыру буенча эшнең торышы белән таныштырды. Быел көзге чакырылышта Татарстан буенча 4 мең егет армиягә китәчәк. Комиссариатлар иң беренче чиратта белемле яшьләрне ала. Быелгы көздә район буенча 421 призывник медицина тикшерүе үтәргә тиеш булса, шуның 347-се аны узган. Инде 23 кеше армия сафларына озатылган.Армиягә үз теләге белән барырга теләүчеләрнең саны арта. Хәрби хезмәт итү өчен шартлар да яхшы. Солдатларга бушлай кесә телефоны, банк картасы бирелә. Аңа ай саен - 2 мең, ятимнәргә 3 мең сум акча күчерелә.

12 ноябрьдән Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр? Хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең икенче этабы башланды. Ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Аның максаты: халыкның игътибарын әлеге мөһим проблемага җәлеп итү, наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә, наркопритон оештыручыларга киң җәмәгатьчелек белән бергәләп көрәшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев