САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк урамнардан йөк машиналары йөрү мәсьәләсе Илексаз авыл җирлеге халкын борчый

.

Илексаз авыл җирлегендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча авыл җыены үтте.
Җирлек башлыгы Флер Гыйльфанов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды һәм 2022 елга планнарга тукталды. «Сарман» агрофирмасы вәкиле Ринат Бәхтиев– авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Илназ Бадыков криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Җирлекнең үзешчәннәре осталыкларын күрсәттеләр, күргәзмәләр оештырылды. Чара барышында төрле сораулар яңгырады, шул исәптән үзәк урамнардан йөк машиналары йөрү буенча да.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Ильназ Сираев язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт