САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яуда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар

Һәйкәл итәгенә тәкыялар, чәчәк бәйләмнәре салынды.

Бүген Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан район хакимияте каршында башланган бәйрәм тантаналары үзәк Ял паркында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориаль комплекс янында митинг белән дәвам итте.
 Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов сәламләде.
 - Бөек Җиңү - илебез тарихында иң әһәмиятле вакыйга ул. Ул – халкыбызның батырлык һәм ныклык символы. Без илебез азатлыгы өчен һәлак булган, кан койган батырлар алдында башыбызны иябез, - диде ул, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт белдереп.
 Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар һәлак булган батырларны, җиңүне якынайтышкан һәм бакыйлыкка күчкән тыл ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә залп тавышлары яңгырады, һәйкәл итәгенә тәкыялар, чәчәк бәйләмнәре салынды.


 

Зөлфия Шәрипова язмасы, Илназ Сираев фотолары, Зөлфия Шәрипова, Альбина Сабирова видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев