Тиздән Россиянең популяр тавышлы ассистентлары һәм акыллы колонкалары татар телендә тулысынча аралашырга өйрәнәчәк.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кулланма семиотика институты моның өчен 3 терабайттан артык аудиоязмадан торган зур мәгълүмат базасы әзерләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына институт директоры Ринат Гыйльмуллин хәбәр иткәнчә, белгечләр үзләренә йөкләнгән эшне тулысынча тәмамлаган. Әзерләнгән мәгълүматлар «Гигачат» нейрочелтәренең тавыш модуле өчен дә, акыллы җайланмалар өчен дә яраклы. Галимнәр технологик компанияләр белән хезмәттәшлек килешүе төзеде, шуңа күрә татар теле акыллы колонкаларга якын арада кертелер дип көтелә.
«Гигачат» татар телендәге текстларны моңа кадәр дә уңышлы хуплый, сорауларга җавап бирә һәм текстларны тәрҗемә итә белә иде, ә чираттагы адым — җанлы сөйләмне тану һәм яңгырату.
Нет комментариев