САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыста яшәүче 92 яшьлек Хамидә апа йөгерешкә чыкты 

Сабантуй – яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җилкендерә торган күңелле бәйрәм.

Анда йөгерергә, сикерергә, кул көрәштерергә, аркан тартышырга мәйдан киң. Янурыста узган бәйрәмдә уеннарның нинди генә төре юк иде. Күн итек киеп тә, кашыкка йөмырка куеп та, капчык киеп тә, аякларны бәйләп тә йөгерделәр. Парлы чиләкләрен көянтәгә асып, чишмәдән су да алып кайттылар, атлар чабышы да булды, катыклы савыттан тәңкә дә эзләделәр, мәйдан буйлап әтәч тә кудылар. Авыл Сабантуйларында гомере буе йөгерештә катнашкан Хамидә апа Әхкямовага быел 92 яшь тулды. Әмма ул тик торырга күнекмәгән. Быел да түзмәде: көянтәсен асып йөгерештән килгән улы каршына йөгереп барып, аны кочып алды. Җырлар-биюләр, уен-көлке белән күңелле үтте бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев