Яңаәхмәтлеләр бердәм көч белән төзекләндерүгә керештеләр
Җәмгыять

Яңаәхмәтлеләр бердәм көч белән төзекләндерүгә керештеләр

Яңа Әхмәт авылының "Тиктормас" балалар бакчасында ремонт эшләре бара.

Әти-әниләр ярдәме белән биредәге иске морҗа сүтелде, ул урында түбәсе ябылды, тротуар яңартыла. Әниләр идән паласларын юдылар. Шулай, бердәм көч таулар күчерә. Ә соңыннан табын артында сыйланып, аралашып алдылар. "Мин барлык әти-әниләргә бик рәхмәтле, - ди бакча мөдире Рәисә Харисова. - Аларның гаиләләренә иминлек, матур тормыш телим"


Нет комментариев