САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа проект гамәлгә ашырыла

Федераль салым хезмәте “Җәмәгать туклануы” тармак проектын тормышка ашыруга кереште. Аның максаты – җәмәгать туклануы тармагында керемнәрне яшерүгә китерүче сәбәпләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар ярдәмендә әлеге тармакны “үтә күренмәле” итү.

Проект җәмәгать туклануы тармагын “күләгәле сектор”дан чыгарырга тиешле механизмнар һәм тәкъдимнәр эшләүгә юнәлтелгән. Чаралар шулай ук закон тарафыннан билгеләнгән очракларда һәркайда контроль-касса техникасын куллануга кертүне, салымнар кертүне арттыруны, намуссыз салым түләүчеләргә карата контроль чараларын үткәрүне күздә тота. Проектны тормышка ашыру базарның намуслы катнашучыларына бизнесны алып бару өчен уңайлы конкуренция мохитен булдырырга ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге вакытта салым органнары җәмәгать туклануы тармагында контроль-касса техникасын куллану турындагы Россия Федерациясе законын бозучы салым түләүчеләрне ачыклау һәм аларны тикшерүләр планына кертү буенча эш алып бара. Моннан тыш, мондый тикшерүләрне планлаштырганда, салым органнары җәмәгать контроленә дә ориентлашалар. Һәр сатып алучы касса чегының “Проверка чеков” мобиль кушымтасында корректлыгын тикшерә һәм, кагыйдә бозулар булганда, салым органына хәбәр итә ала. Исегезгә төшерәбез: оешмалар һәм эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәткәндә, акчалата һәм күчерү юлы белән исәп-хисап ясаганда, контроль-касса техникасын кулланырга, сатып алучыларга мәҗбүри реквизитлар язылган кәгазь касса чегын бирергә тиешләр. Әгәр сатып алучы исәп-хисап ясаганчы телефон номерын яки электрон почта адресын бирсә, аңа касса чегын электрон формада җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев