Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тыл һәм хезмәт ветераны Миргаҗәм абыйны 95 яше белән котладылар

Буралы Чишмә авылында яшәүче Әхмәтбаев Миргаҗәм Сәхәбетдин улына бүген 95 яшь тулды.

Тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм күчтәнәчләрен һәм шәхсән үз исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлек бүләкләре тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек һәм район Советы депутаты Альбина Сабирова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Галиева да юбилярга сихәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Миргаҗәм абый туган йортында гомер кичерә. Балалары, оныклары еш кайтып йөриләр, янында яшәп, тәрбияләп торалар. Ветеран әле дә тик утыруны белми. “Хәрәкәт иткән кеше картаймый”, - ди ул, озак яшәүнең серен хезмәттә күреп. Җырны юлдаш итеп яши. Улы Сирин кулына гармун алуга, ул да түзми, моңлы җырын суза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев