САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак

“Туган тел” предметын укуны сайлау хокукы ата-аналарда сакланып кала.

Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"20-21 июльдә Думадан “ата-аналарның “туган тел” предметын укуны сайлау хокукы сакланып кала”, дип язылган закон чыгачак. Ә предмет үзе, алгебра, физика, химия һәм башкалар кебек, укыту программасының төп өлешендә булачак. Шулай итеп, РФ Мәгърифәт министрлыгы шушы закон нигезендә дәүләт туган телләрен өйрәнү өчен федераль дәүләт стандартлары эшләячәк. Бу стандартларга нигезләнеп, мәгариф системасына белем бирү программалары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, бу программаларда туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә кергән булачак", - дип җиткерде Гыйльметдинов.

 

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Реклама

“Мәҗбүри” дигән сүз беркемне дә куркытмасын. Бу бары ул белем бирү программасының төп өлешендә булганлыгын гына аңлата. Һәм шулай ук “ихтыяри” дигән сүз дә беркемне дә куркытырга тиеш түгел. Монда “туган тел” предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәгеңне сайларга кирәк булачагы турында сүз бара", - ди депутат.

Фото: архив, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X