Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янган
Янгын кичә төнге унберләр тирәсендә республиканың Балтач районы Көшкәтбаш авылында чыккан.
Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә төнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Балтач районы Көшкәтбаш авылында рулонлы печән сакланган склад януы хакында хәбәр килгән. 111нче янгын-коткару часте һәм «Уңыш» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре урынга килгәндә 200 метрлы бинаны ялкын телләре ялмап алган була инде. Янгынны төнге берләр тирәсендә сүндергәннәр. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән, ә склад тулысынча янып беткән диярлек.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев