САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәкермәндә курчакларны да сөйләшергә өйрәтәләр

.

Иске Имән авыл җирлегендә узган ел бик күп эш башкарылган, эшләнәселәре дә шактый. Болар хакында Тәкермән мәдәният йортында узган халык җыенында җирлек башлыгы Раушания Исламова сөйләде. Киләчәктә тормышка ашырасы максатларының берсе – шушы авыл клубы бинасын тышлау, идәнен алмаштыру. Моннан алдагы елларда үзара салым акчасы хисабына мәдәният йортының сәхнә, тәрәзә пәрдәләре яңартылган иде инде. Җирлектә уңган, тырыш, эшчән халык яши. Күпләп кош-кортын, умартасын, мал-туарын асрыйлар, кул эшләренә дә осталар. Фойеда урнаштырылган күргәзмәдә чигелгән калфаклар, камзул-кәләпүшләр, милли күлмәкләрдән алып пешкән ризык, хуҗалыкта әзерләнгән башка төр продукция дә мулдан иде. Җирлекнең хәтта курчакларын да сөйләшергә өйрәткәннәр, чөнки авылларда беркем дә эшсез утырырга яратмый. Җыенга килгән һәркемне татар халкының милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. 
Уңыш, дигәннән, анысы белән “Нөркәй” агрофирмасына караган Вахитов җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыев таныштырды. Авыл участогы уполномоченные Данияр Нургалиев җирлектәге криминоген вәзгыятькә тукталды. Җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин үз чыгышында узган ел районда башкарылган эшләрне яктыртты. 
Соңыннан бүләкләүләр, сорау-тәкъдимнәр булды.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт