Җәмгыять

Татарстанда хәрбиләргә ярдәм кайнар линиясе эшли башлый

26 июньдә Татарстан Дәүләт Советында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатында «Хатын-кыз игътибары» исемле кайнар линия старт ала. Бу турыда парламентның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Элемтә юлы эшенә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе составындагы депутатлар, төрле министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук республика Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская җәлеп ителә.

Алар гражданнарны хәрбиләрнең хокукларын тормышка ашыру, социаль-хокукый ярдәм алу, түләүләр һәм компенсацияләр, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү һәм саулыкны кайтару мәсьәләләре буенча киңәш итәчәк.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64 (МАКС аша сораулар өчен). Элемтә сәгать 10.00нан 14.00гәчә ачык.


Нет комментариев