САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Иделдә югалган балыкчыны эзлиләр

Дуслар төнлә белән балык тотарга баралар һәм көймәдә йокыга китәләр.

Төнлә белән Идел елгасында балык тотканда Татарстанда яшәүче ир-ат югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә 32 яшьлек ир-ат иптәшләре белән Югары Ослан районының Матюшино авылына бара. Төнге икеләр тирәсендә алар Иделгә балык тотарга китә. Ир-атлар ике көймәдә була. Йөри торгач, шунда йокыга китәләр. Йокыдан уянгач, иптәшләренең берсе көймәдә булмавы ачыклана.

Якшәмбе иртәсеннән башлап бу ир-атны эзлиләр. Яр буйлап 4 км аралыкны тикшергәннәр. Югалган ир-атның телефоны, курткасы һәм аяк киеме табылган. Аннары көндез Идел акваториясенең 8 км аралыгын тикшергәннәр. Әлегә бу ир-ат табылмаган.

 

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/incident/29-06-2020/tatarstanda-ideld-yugalgan-balykchyny-ezlil-r-5753015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев