Җәмгыять

Татарстанда бүген көн кызу, ләкин яшенле яңгырлар да булачак

Республика территориясендә бүген һава торышы үзгәрүчән булачак. Көндез термометрлар +19..+24 градус күрсәтәчәк, әмма көн азагында яңгырлар башлана, дип яза «Татар-информ» МА.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр, хәтта боз явуы да ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Казанга килгәндә, монда да көндез аязучан болытлылык, ә иртән һәм кичкә таба яшенле яңгырлар фаразлана. Башкалада һава +22..+24 градуска кадәр җылыначак.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев