САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөлеклеләр табигатькә битараф түгелләр

Cөлек мәдәният йортында берничә ел инде "Күбәләк" исемле балалар берләшмәсе эшләп килә.

Җәй айларында бу берләшмә авыл табигатенең чисталыгын саклауда үзенең өлешен кертә. Менә бу елны да аларның эше башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән юл кырларын,су буйларын, Сабантуй урыннарын чистарттылар. Шәһәрдән коникулга кайткан балалар да, ял белән хисаплашып тормыйча, бу эшләргә бик теләп катнаштылар.

Әлбәттә инде, эштән соң күңелле итеп ял да итә беләләр. Сабантуй урынында уенннар уйнадылар, пикник оештырылды. Балалар йорт, бакчаларындагы эшләре турында фикер алыштылар. Габдрахманова Азалия дусларын үзе үстергән кыяр белән сыйлап, барыбызны да таң калдырды. Соңыннан алдагы эшләргә план кордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев