САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә өлкәннәр дә активлар

.

 Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә үткән халык җыенында җирлек халкы узган елгы эшләр турында сөйләште, быел хәл ителәчәк мәсьәләләрне күтәрде. 
 Беренче булып авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина сүз алды һәм җыенда катнашучыларны җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. “Нөркәй” агрофирмасының “Вахитов” бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхразыев агрофирма эшчәнлегенә тукталды.  Полициянең участок инспекторы Данияр Нургалиев райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. Җыен ахырында халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куючы алдынгылар бүләкләнде. Ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова җирлек өлкәннәренең дә һәр эштә актив, яшьләргә үрнәк булуларын билгеләп үтте.
 Җыенда катнашучылар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт