САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган

Шагыйрә белән элекке ире аерылышуларының сәбәбен беркемгә дә әйтмәскә булганнар.

Физик мөмкинлекләре чикле шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган. Бу турыда ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

 

«Этап үтелде. Әгәр тормыш китабымны язсам, әлеге бүлекне нәкъ шулай атар идем. Бер үк эчтәлектәге миллион сораулар килеп өелгәнче, хәзер әйтүем яхшырак.

 

Әйе, ике ел матур һәм тату яшәгәннән соң, без аерылыштык. Мин Аллаһы Тәгаләгә миңа ир һәм мин хыялланырга да курыккан бала бүләк итүе өчен чиксез рәхмәтле.

 

Ирем миңа бик яхшы мөнәсәбәттә булды, кулларында күтәреп йөртте, янәшәмнән китмәде.

 

Алга таба нинди планнар? Яшәргә!

 

Матбугат чараларын, бу турыда сорап, борчымауларын үтенәм.

 

Аерылышуыбызның сәбәбен әйтмәскә сөйләштек. Безнең моңа хакыбыз бар. Бу — безнең тормыш һәм аның сәбәбен хәтта якын туганнарыбыз да белмәячәк», — дип язган шагыйрә.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/30-01-2021/ike-el-yash-g-nn-n-so-shagyyr-liliya-s-lahetdinova-irenn-n-aerylgan-5802838 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев