Сарманлылар солдат боткасын “тәмле” диделәр
Җәмгыять

Сарманлылар солдат боткасын “тәмле” диделәр

.

 Солдат боткасыннан авыз итү – Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларның иң күңеллеседер, мөгаен. Аны татып карарга теләүчеләр күп булды: чират тора-тора алдылар, тәмләп ашадылар, өстәвенә солдат боткасын пешерүчеләр чәен дә кайнатып куйганнар. Әллә кая барасы да юк иде: үзәк Ял паркындагы сәхнәдән ерак түгел. 
 Ә менә солдат боткасын ашаганда, Урта Кәшер авылыннан әфган сугышы ветераны Айдар Харисов үзенең сугышчан яшьлеген дә искә алды.


 Зөлфия Шәрипова язмасы, видеосы, Илназ Сираев фотолары


Нет комментариев